Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга «Китап поезды» киләчәк
17 март көнне Казан-1 тимер юл вокзалына Санкт-Петербургтан «Китап поезды» киләчәк. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Аның пассажирлары танылган нәширләр һәм җәмәгать эшлеклеләре булачак — Олег Рой, Илья Бояшов, Катя Матюшкина, Анна һәм Сергей Литвиновлар дуэты, Люцида Аквила, Сергей Переслагин.
Поезд Казанга 5.45 сәгатьтә килеп җитә. Акциягә старт 13 мартта Санкт-Петербургта биреләчәк. Дүрт вагоннан торган поезд шулай ук Минск, Мәскәү, Түбән Новгород, Ульяновск һәм Волгоградка киләчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәтендә.
Һәр шәһәрдә «Китап поезды 2025» акциясенең фестиваль программасы кысаларында язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, Россия нәшриятлары, китапханә бергәлеге һәм мәдәният өлкәсендә дәүләт оешмалары вәкилләре белән әңгәмәләр һәм түгәрәк өстәлләр узачак.
Казанда 10 мәйданчыкта 30га якын чара була.
«Китап поезды 2025» — Россия китап берлеге һәм «Россия тимер юллары» ААҖ ярдәмендә «Россиянең китап маяклары» фестиваль хәрәкәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган уникаль Федераль коммуникация проекты. Акция икенче мәртәбә уза һәм быел ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Икенче китап поездының маршруты – халыкара, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз