news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга «Китап поезды» һәм «Китап автойөреше» килде

Казанга «Китап поезды» һәм «Китап автойөреше» килде

Бүген «Россиянең китап маяклары» Бөтенроссия интернет китапханә-нәшрият фестиваль хәрәкәтенең «Китап укучы август» проекты кысаларында Казанга Санкт-Петербург – Владивосток маршруты буенча хәрәкәт итүче «Китап поезды» килде.

Россия язучылары һәм мәдәният эшлеклеләре, шулай ук китапханәчеләр, нәширләр һәм блогерлар утырган поезд һәркайсында бер көнлек фестивальләр үткәрү өчен илнең зур шәһәрләрендә туктала.

Оештыручылар әйтүенчә, «Китап укучы август» проектының бурычы – «стратегик максатка ирешү – россиялеләрнең 80 проценты уртача алганда елына 12 китап укысын өчен тиешле шартлар тудыру максатыннан китапханәчеләр, нәширләр, язучылар, идарәчеләр һәм укучыларны» берләштерү.

news_right_1
news_right_2
news_bot