news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Киров өлкәсе Яшь тамашачылар театры килә

14-18 апрель көннәрендә Казан дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә Киров өлкәсе Яшь тамашачы театры гастрольләре узачак

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). 14-18 апрель көннәрендә Казан дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә Киров өлкәсе Яшь тамашачы театры гастрольләре узачак. Алар казанлыларга өч спектакльне - Теннесси Уильямсның «Стеклянный зверинец», Николай Кунның “Борынгы Греция мифлары” куелышларын һәм Сергей Михалковның “Дядя Степа” премьерасын алып килә.
Америка драматургы Теннесси Уильямсның "Стеклянный зверинец" әсәре бер гаилә язмышы турында сөйли. Аның премьерасы 2005 елның 17 мартында тәкъдим ителә. "Борынгы Греция мифлары" Киров театры сәхнәсендә 2007 елның 21 декабрендә уйнала.
“Дядя Степа” спектаклендә тамашачылар, актерларны гына түгел, курчаклар уйнавын да күрә алачак. Спектакльнең премьерасы быелның 27 февралендә тәкъдим ителә. Әлеге мәгълүматны Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot