news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга килгән туристлар Оскар Юнысовның популяр җырчы булмавына аптырый

Оскар, татар тамашачы аның музыкасын тыңларга әзер түгел, дип саный, ләкин тамашачысы артуын әйтә.

Казанга килгән туристлар Оскар Юнысовның популяр җырчы булмавына аптырый
Александр Эшкинин

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Сезнең Казанда шулкадәр талантлы җырчы бар. Әмма тамашачы аны ничектер артык тыныч кабул итте”, – дип аптырады, очраклы гына яшь җырчы Зәринә Вилданованың The CheekLaWeek төркемен тәкъдим итү кичәсенә эләгеп, кызыксынып татар яшьләре концертын тамаша кылучы Төмәннән килгән турист ханымнар. Алар кичәнең кунагы булган Оскар Юнысов җырларын сокланып тыңлады. “Нинди телдә җырлавын белмәдек, әмма бик ошаттык. Мондый дәрәҗәдәге җырчы популяр булырга тиеш”, – ди алар.

Белешмә өчен: Оскар Юнысов – бары тик татар телендә җырлаучы Oscar c7c5 төркеме лидеры. Тамашачыга «Нинди рәхәт» дебют альбомы, “Грейпфрут» клибы аша таныш. Oscar c7c5 төркеме татар альтернатив музыкасы яңгыраган бөтен кичәләрдә дә очратырга мөмкин. Оскар Юнысов тумышы белән Башкортстанның Бөре шәһәреннән.

“Татар-информ” хәбәрчесе туристларның сүзләрен Оскарның үзенә җиткерде. Оскар үзенең артык популяр була алмавының беренче төп сәбәбен реклама җитмәүгә бәйләп аңлатты. Кешеләрнең аның музыкасын кабул итергә әзер булмавын икенче сәбәп итеп саный. “Кешеләр ни тели – шуны тыңлый. Нигездә, эстрада тыңлыйлар, ә ул күп. Бездә күпме тыңлаучы – шулкадәр эстрада бар”, – диде ул. Шулай да ул үз юнәлешен һәм репертуарын үзгәртергә җыенмый.

Оскар үзе актив иҗат иткән өч ел эчендә тыңлаучыларының артуын билгеләп үтте. “Очраклы гына минем чыгышларымны ишеткән кешеләр башка читтә торсалар да, соңрак активлашалар. Аларга ошый”, – ди ул.

Оскар Юнысов, тәкъдимнәр булса да, үзенең продюсер белән эшләргә теләмәвен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100