news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга килеп, татар булып булмый - Таһир Һадиев

Дәүләт Советы депутаты Президентның еллык юлламасына кагылышлы сорауларга ачыклык кертте.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ). Кешеләргә балаларын тәрбияләү өчен авылның иҗади яктан да, тәрбияви яктан да, милли мәсьәләләргә килгәндә дә мөмкинлеге бар, диде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев.

"Казанга килеп татар булып булмый, татар булуы бик авыр. Чуваш булуы да бик авыр, удмурт булуы да бик авыр монда. Казанда без телибезме-юкмы икенче дәүләт телендә - рус телендә сөйләшәбез. Бу безнең бик катлаулы мәсьәлә. Миңа калса, дөньяда да бу шулай бара. Шул ук вакытта Европада кече авыллар, кечкенә шәһәрчекләр барысы да исән, аларның юллары бар, аларның эш урыннары бар һәм, әйтергә кирәк, аларга, 20, 40, 80 чакрым барып эшләү бер нәрсә дә тормый. Шуның өчен бу мәсьәләне бер газ кертеп кенә, бер парк ясап кына хәл итеп булмый. Ул мәсьәлә бары тик коллектив фикере булганда, комплекслы мәсьәләләрне хәл иткән очракта чишелә", - дип билгеләп үтте парламент вәкиле.

Бу мәсьәләне тотрыклы итеп өйрәнгән вакытта гына без авылны саклап калабыз, ә болай без әкренләп, сиздермичә генә чигенеп барабыз, дигән фикерләрен җиткерде комитет рәисе.

"Авылда картлар, ветераннарыбыз калып бара. Ə кешегә йөкләмә биреп кенә, син авылда кал инде, авылны сакларга кирәк бит дип кенә авылны саклап булмый. Авылда калу ул икътисади яктан да кешегә кызыклы булырга тиеш", - диде бу уңайдан Таһир Һадиев.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100