news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга керү юлында шәһәр исеме язылган яңа стела урнаштыра башладылар

Казанга керү юлында шәһәр исеме язылган яңа стела урнаштыра башладылар
Фото: © Казан мэриясе матбугат хезмәте

Аэропорт ягыннан Казанга керү юлында шәһәр исеме язылган яңа стела урнаштыру эшен башладылар. Барлык эшләрне дә августта тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Неон-Арт» җитештерү компаниясе белгечләре язу өчен алюминий ламельләрдән нигез әзерләгән һәм аны бәяләүгә җибәргәннәр. Хәзер беренче хәреф каркасы өстендә эш алып барыла.

Фото: © Казан мэриясе матбугат хезмәте

Конструкциядә тексттан тыш 4,25 метр биеклектә һәм 2,5 метр тирәнлектә шәһәр гербы була. Эчке өлешен анодирацияләнгән алюминийдан ясыйлар, алгы өлешендә күгәрми торган корычтан Зилант урнаштырыла.

Яңа стела 4 метр биеклектә һәм 2,5 метр тирәнлектә, 30 метрга киңлектәге күләмле хәрефләрдән торачак. Стеланы утлар белән яктырту планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100