Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанга кергәндә шәһәр исеме язылган 4 метр биеклектәге яңа стела барлыкка киләчәк
Казан аэропортыннан шәһәргә керү юлында башкала исеме язылган дүрт метр биеклектәге яңа стела урнаштырылачак. Композиция милли орнамент төсләрен берләштергән заманча стильдә башкарылачак. Бу хакта 2024 елда БРИКС илләре саммитын уздыруга әзерлек буенча штаб утырышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Дизайн-концепция тутыкмый торган тимердән, буе – дүрт метр, иңе 2,5 метр булган күләмле хәрефләрдән тора, конструкциянең гомуми озынлыгы – 30 метр. Композиция милли орнаментның традицион ак-яшел төсләрендә, әмма заманча стилизациядә һәм хәрефләрнең алгы өлешен яктыртып башкарылачак», - дип хәбәр итте Игорь Куляжев.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, яңа стела авария хәлендә булган ике метрлы «Казан» композициясен алыштырачак: «Стела шәһәргә керү билгесе генә түгел, ә мөстәкыйль арт-объект та булачак».
Хәзерге вакытта яңа композицияне урнаштыру өчен проект-смета документациясе эшләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз