news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга керү юлында янгын чыккан

Янгын урыныннан видео социаль челтәрләрдә пәйда булды.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Янгын сүндерүчеләр Казанга керү юлында зур янгынны сүндерделәр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген иртән Горький шоссесындагы хуҗалык төзелешләренең берсендә янгын чыккан.

Якын арада килгән янгын сүндерүчеләр утны сүндерә.

Янгын урыныннан видео социаль челтәрләрдә пәйда булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot