news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Казахстан Республикасының Алмата өлкәсе Хакиме килде

Рөстәм Миңнеханов Амандык Баталовны "Казан" халыкара аэропортында каршы алды.

(Казан, 8 август, "Татар-информ").Кичә Татарстанга Казахстан Республикасы Алмата өлкәсе делегациясе килде. Делегацияне Алмата өлкәсе Хакиме Амандык Баталов җитәкли. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Казан" халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов каршы алды.

Бүген, 8 август көнне, Казан Кремлендә Алмата өлкәсе Хакиме Амандык Баталов белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуы үткәреләчәк.

Шулай ук визит кысаларында Казахстан делегациясе республика предприятиеләрен карарга, Татарстанның инвестицион һәм туристик мөмкинлекләре белән танышырга ниятли.  

news_right_1
news_right_2
news_bot