news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары килә башлады

Казанга IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары килә башлады
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

14-16 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Казанда IX Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра. Форум делегатлары бүген иртән Татарстан башкаласына килә башлады, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Чарада Россиянең 20 төбәгеннән газета мөхәррирләре, телевидение, радио журналистлары, блогерлар катнаша. Өч көн дәвамында форум делегатлары эшлекле программа буенча эшләячәк.

Чара кысаларында Татарстан Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, «Татмедиа» АҖ җитәкчелеге белән очрашу, һөнәри һәм иҗади остаханәләрдә катнашу, Габдулла Тукай белән бәйле урыннарда булу, Казан халык һөнәрчелеге техникумы эше белән танышу, театрга бару, татар фильмын карау, татар журналистикасының киләчәгенә багышланган түгәрәк өстәлдә фикер алышу күздә тотыла.

Шулай ук форум кысаларында «Хәбәр» Бөтенроссия конкурсының нәтиҗәләре дә игълан ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot