news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга Испания футболчылары килде

В төркемендәге икенче тур уены 20 июнь көнне Казанда узачак. Матч Мәскәү вакыты белән 21.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Казанга Испания футболчылары килде. Алар 20 июнь көнне футбол буенча Дөнья чемпионаты кысаларында Иран җыелма командасы белән очраша. Матч Kazan-Arena стадионында Мәскәү вакыты белән 21.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта Испания җыелмасының Twitter социаль челтәрендәге рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

Дөнья чемпионаты вакытында Испания футболчылары Краснодарда төпләнәчәк. Алар биредә яшәп, Россия Премьер-лигасының шул исемдәге футбол клубы академиясендә шөгыльләнәчәк. Төркем этабының беренче турында Фернандо Йерро уенчылары Сочида Португалия җыелмасы белән очрашты. Матч 3:3 исәбенә тәмамланды.

Испания җыелма командасы үз тарихында бер тапкыр футбол буенча дөнья чемпионы булып танылды - 2010 елда Көньяк Африка Республикасында мундиаль финалында Испания футболчылары 1:0 исәбенә Нидерланд җыелмасын отты.

Россиядә узучы Дөнья чемпионатында испаннар төркемдә Португалия, Иран һәм Марокко командалары белән очраша. Казанда Иран футболчыларын җиңгән очракта, алар плей-оффка чыгу бәхетенә ирешәчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100