Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга Ислам конференциясе Оешмасы Генераль Секретаре Әкмәледдин Ихсан оглы килде
Аны “Казан” халыкара аэропортында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар каршы алды
(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанга шушы минутларда Ислам конференциясе Оешмасы Генераль Секретаре Әкмәледдин Ихсан оглы килеп җитте. Аның белән Казанга Россия Федерациясенең Ислам конференциясе Оешмасы карамагындагы даими вәкиле Камил Исхаков та килде.
Аны “Казан” халыкара аэропортында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов, Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Әхмәт Тута һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз