Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанга Иран галиме Гыйсамеддин Сәлахетдин Күклән килде
Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран кунагы белән Диния нәзарәте бинасында очрашкан.
(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран Ислам Республикасының Гөлистан районыннан килгән күренекле галим Гыйсамеддин Сәлахетдин Күклән белән очрашты. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Хөрмәтле кунак Татарстан мөфтиен шәригать һәм дин гыйлеме өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштырды. Ул бүгенге көндә, рәсми мәгълүматлар буенча, Иранда 10 миллион сөнни мөселман гомер кичерүе, иң тыгыз рәвештә аларның Гөлистан, Заһидан һәм Хоросан районнарында яшәүләре турында әйтте. Кунакның сүзләренчә, бары Заһиданда гына дини уку йортларында 200 мең шәкерт белем ала. Бөек сөнни имам Җүвәйни һәм мәшһүр галим Мөхәммәд Шәриф Җүрҗани – шулай ук тумышы белән Ираннан, дип белдерде галим", диелгән әлеге хәбәрдә.
Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге, проектлары турында сөйләгән һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең китапларын бүләк иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз