news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанга “Интер” командасы килде
Италия командасының тренерлар штабы “Рубин” белән узачак матчка 20 футболчыны алып килде
Скопировать ссылку
(Казан, 28 сентябрь, “Татар–информ”). Италия чемпионы – Миланның “Интер” клубы Казанга “Рубин” белән узачак Чемпионнар лигасы матчына килде.
Футболчылар утырган самолет “Казан” Халыкара аэропортына кичә 20.00 сәгатьтә төшеп утырды. Татарстан башкаласына Милан клубының 20 футболчысы: капкачылар Жулиу Сезар, Орландони, Тольдо; сакчылар Дзанетти, Киву, Кордоба, Лусиу, Майкон, Самуэль, Сантон; ярымсакчылар Виейра, Камбьяссо, Крхин, Манчини, Мунтари, Рикарду Куарежма, Станкович; һөҗүмчеләр Балотелли, Милито, Это’О килде. Әлеге исемлектә Голландия ярымсакчысы Уэсли Снайдер юк – ул җәрәхәтләнгән аягын дәвалауны дәвам итә, дип хәбәр итә “Спорт–Экспресс”.
Бүген 17.30 сәгатьтә командалар Үзәк стадионда матч алды күнегүләре үткәрәчәк, шунда ук Корбан Бердыев һәм Жозе Моуриньо катнашында матбугат конференцияләре узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot