news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев эш сәфәренә килде

Казанга Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев эш сәфәренә килде
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Бүген Казанга Россия Федерациясе Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев килде. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан халыкара аэропортында Дмитрий Медведевны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алды.

Эш программасы башланганчы алар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә мемориалга чәчәкләр салдылар.

Аннары Дмитрий Медведев Казан дары заводы базасында оборона-сәнәгать комплексының җитештерү куәтләрен арттыру буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot