news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга илнең иң көчле яшь җиңел атлетлары җыелачак

Беренчелектә 22 җиңел атлет Татарстан данын яклап чыгыш ясаячак

(Казан, 10 июнь, “Татар–информ”). 15–19 июнь көннәрендә Казанның Үзәк стадионында 20 һәм 23 яшькә кадәрге җиңел атлетлар арасында Россия яшьләр беренчелеге уза.
Татарстан Республикасы җыелма командасы 6–7 июнь көннәрендә Чабаксарда узган җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге нәтиҗәләре нигезендә формалаштырылган.
Беренчелектә 22 җиңел атлет Татарстан данын яклап чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте. Ярышларда Алсу Мортазина (өчле сикерү), Татьяна Журавлева (диск ыргыту), Кристина Эльчиева (биеклеккә сикерү), Ринас Әхмәдиев (5000 метрга йөгерү), Сергей Михайловский (озынлыкка сикерү), Айдар Гыйләҗев (барьерлар аша 110 метрга йөгерү), Руслан Баязитов (400 метрга йөгерү) һәм Татьяна Шутова (5000 метрга йөгерү) кебек Татарстан җиңел атлетларының уңышлы чыгыш ясаячагына өмет зур.

news_right_1
news_right_2
news_bot