news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Ил кубогы этабына Россиянең иң яхшы чаңгычылары киләчәк

Казанга Ил кубогы этабына Россиянең иң яхшы чаңгычылары киләчәк
Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

15-19 гыйнварда Казанда чаңгы ярышы буенча Россия кубогының V этабы була. Бу көннәрдә Татарстан башкаласында илнең иң яхшы спортчылары җыелачак, дип хәбәр итә республика Спорт министрлыгы.

Ярышларда Александр Большунов, Сергей Ардашев, Савелий Коростелев, Иван Горбунов, Анастасия Фалеева, Лидия Горбунова һәм башка йолдызлар катнаша. Ярыш Мирный бистәсендә урнашкан чаңгы-биатлон комплексында үтә. Чаңгычылар 10 һәм 15 километрлы (спринт), шулай ук 15 һәм 30 километрлы (скиатлон) дистанцияләрдә узышачак.

Тамашачылар өчен уңайлы парковкалар, күңел ачу программасы һәм туклану нокталары әзерләнгән. Ярышларны бушлай килеп карарга була. Расписание белән сылтама аша кереп танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot