news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга Игорь Шувалов килде
Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын ябу тантанасында катнашачак
Скопировать ссылку
(Казан, 21 декабрь, “Татар–информ”). Казанга Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде.
“Казан” Халыкара аэропортында кунакны ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.
Бүген Игорь Шувалов Казанда Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын ябу тантанасында катнашачак. Аның кысаларында 2013 елгы Универсиадага төзелгән 6 яңа спорт объекты ачылачак. Әлеге объектларга исемне Татарстан башкаласында яшәүчеләр сайлады.
Игорь Шувалов шулай ук ТР Министрлар Кабинетында узачак республикада Торак–коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды турындагы законны һәм “Россия гражданнары өчен һәркем алырлык һәм уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган утырышта да катнаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2