news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга Идел буе федераль округы архивчылары җыелды

Бүген Татарстан башкаласында Идел буе федераль округы архив учреждениеләре фәнни–методик советы утырышы узды

(Казан, 7 октябрь, “Татар–информ”, Нина Нарыкова). Бүген “Казан” милли–мәдәни үзәгендә Идел буе федераль округы архив учреждениеләре фәнни–методик советы утырышы узды.
Анда “Электрон архив” Федераль архив агентлыгы һәм корпорациясе вәкилләре, Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия, Чуашстан, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Пенза һәм Ульяновски өлкәләреннән килгән архивчылар катнашты.
Фәнни–методик советта катнашучыларны ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева сәламләде.
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Данил Ибраһимовның сүзләренә караганда, утырышта дәүләт функцияләрен үтәү һәм дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итүдә административ регламентларны эшләү һәм гамәлгә кертүнең оештыру–хокукый һәм методик нигезләре фикер алышуның төп темасы булды. “Безгә күп кенә кешеләрне кабул итәргә туры килә, алар төрле сәбәпләр буенча мөрәҗәгать итә: кемдер милеген рәсмиләштерә, кемгәдер хезмәт хакы буенча белешмә кирәк. Без бүген бу мәсьәлә хакында барлык төбәкләр белән фикер алыштык, үзара тәҗрибә алмашырга булдык”, – диде Данил Ибраһимов.
Бүген электрон архивлар булдыру һәм электрон документларның сакланышын тәэмин итү мәсьәләләре буенча да үзара тәҗрибә уртаклаштылар. Киңәшмәдә автоматлаштырылган заманча мәгълүмати–эзләү системаларын булдыру бүгенге көндә аеруча актуаль булуы ассызыкланды.
Архивчылар финанс мәсьәләләре хакында да фикер алышты: кризис чорында бюджет акчаларын ни рәвешле тагын да нәтиҗәле файдалану хакында сөйләштеләр. Шуңа да карамастан, Данил Ибраһимовның сүзләренә караганда, кризис шартларында Татарстан архив учреждениеләренең бюджеты әлләни кимемәгән. “Бездә архив учреждениеләре өчен кирәкле бөтен әйбер дә бар”, – дип ассызыклады идарә башлыгы.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100