news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанга “Җиңү поезды” килде
“Җиңү поезды”н формалаштыру – бик яхшы идея”, - дип билгеләп үтте Айрат Шәфигуллин
Скопировать ссылку
(Казан, 4 май, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген Казан тимер юлы вокзалының беренче юлына “Җиңү поезды” килде. Бу уникаль состав Горький тимер юлы тарафыннан ветераннарга бүләк буларак формалаштырылган.
Горький тимер юлында ретро-поезд Җиңү көнен бәйрәм итү программасы кысаларында гамәлгә куелган. Поезд составына хәрби техникалы платформа, Бөек Ватан сугышы елларында тимерюлчылар батырлыгына багышланган экспозицияле музей–вагон кергән. Пассажир вагоннарында 60ка якын сугыш һәм тыл хезмәтчәннәре утырып йөри ала.
Бүген сугыш һәм тыл ветераннары Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы митингта катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Тюрников, Горький тимер юлының Казан бүлеге - “Россия тимер юллары” ААҖ башлыгы Иван Климец, Горький тимер юлы Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Александр Перепеча, ТР Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе Әхәт Юлашев һәм Горький тимер юлының Казан бүлеге ветеран хезмәткәрләре катнашты.
“Җиңү поезды”н формалаштыру – бик яхшы идея. Тимерьюлчы-ветераннар шәһәрне, ә яшьләр илгә тынычлык һәм ирек бүләк иткән геройларны күрү мөмкинлеге алды”, - дип билгеләп үтте Айрат Шәфигуллин.
Александр Тюрников үз чыгышында тимерюлчыларның Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Сугыш елларында сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүче күпсанлы поездлар формалаштырылды. Соңыннан 1945 елның май аенда поездлар “Җиңү белән” кайтты. “Безнең өчен “Җиңү поезды” – бөек халыкка хөрмәт, батырлык күрсәткәнгә рәхмәт белдерү өчен бик яхшы мөмкинлек”, - дип ассызыклады Горький тимер юлы башлыгы урынбасары.
Александр Перепеча үз чиратында тантаналы митингта Казан һәм Горький тимер юлы бүлеге җитәкчеләренә җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алды.
Ветераннар митинг тәмамлангач автобусларга утырып СССР Герое Н.Г.Столяров һәйкәленә һәм Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр салырга китте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot