news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне Россия җәмәгатьчелеге сораган

Әлеге мактаулы исемне Татарстан башкаласына бирүне сорап, Россиянең барлык төбәкләреннән 2,5 миллионга якын хәбәр килгән.

Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне Россия җәмәгатьчелеге сораган
Владимир Васильев

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне Россия җәмәгатьчелеге сораган, әлеге уңайдан Россиянең барлык төбәкләреннән 2,5 миллионга якын хәбәр килгән. Бүген Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Казанда шәһәрдә яшәүчеләр дә, сәнәгать предприятиеләре дә һәм тылда Җиңү хакына эшләгән барлык оешмалар да көткән зур вакыйга булды», — диде Андреева.

Моннан биш ел элек Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан башкаласы мэриясенә һәм ТР Президенты адресына гражданнар, ветераннар һәм предприятиеләрдән Дәүләт Думасында тылда эшләгән шәһәрләргә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү инициативасы белән чыгыш ясауны сорап мөрәҗәгатьләр килә башлаган.

«Без әлеге проектның Дәүләт Думасына тапшырылуын белгәч, әлеге инициативаны хуплап яңа дулкын күтәрелде. Безнең адреска 30дан артык күмәк мөрәҗәгать килде, безгә Россиянең барлык төбәкләреннән яздылар. Барлыгы 2,5 миллионнан артык хәбәр алдык», — дип искәртте спикер.

«Россия Федерациясенең „Хезмәт батырлыгы шәһәре“ дигән мактаулы исемен бирү турында»гы указын 2020 елның 2 июлендә РФ Президенты РФ Президенты Владимир Путин имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100