news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү өчен 40,5 мең кеше тавыш биргән

Казан өчен Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Россия Герое Газинур Хәйруллин, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тавыш биргән.

Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү өчен 40,5 мең кеше тавыш биргән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү өчен za.kzn.ru сайтында 40 500 кеше тавыш биргән. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

«Шәһәр гаризасын Казан халкы, ветераннар оешмалары һәм шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре генә түгел, ә Татарстан халкы, Мәскәү иҗтимагый оешмалары, Россиядәге һәм чит илләрдәге барлык татар мәдәни үзәкләре дә хуплады», — диде Казан мэры, «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсе сәркатибе Илсур Метшин.

Казан өчен Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Россия Герое Газинур Хәйруллин, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев үз имзаларын куйган инде.

Элегрәк Казанга ярдәм йөзеннән офлайн режимда 2,5 млн имза җыелган иде.

Март аенда Россия Президенты Владимир Путин «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү турындагы законга кул куйды. Бу статус Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт батырлыгы һәм фидакярлеге күрсәткән шәһәрләргә бирелә. Бу исемне алуга 20 дән артык шәһәр дәгъва кыла.

1 июльгә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр буенча тавыш бирү узачак сайлау участоклары янында 28 июньнән волонтерлар язылу кәгазьләре белән эшли башлаячак. Нәтиҗәләр «Җиңү» оештыру комитеты утырышында ясалачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100