news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Герхард Шредер килде

Германиянең экс-канцлеры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстанга кыска вакытлы эшлекле сәфәр белән "Роснефть” директорлар советы рәисе, Германиянең элеккеге Федераль канцлеры Герхард Шредер килде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан аэропортында Шредерны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алган. 

Мәртәбәле кунак аэропортка төшү белән Казан Кремленә барган. Анда тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен карау буенча экскурсия оештырылган.

Хәзер ул Татарстан лидеры белән очрашуга бара. Бу хакта үз Twitter’енда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова хәбәр итә.

Герхард Шредер  “Казан Арена”да 17.00 сәгатьтә башланачак Футбол буенча дөнья чемпионатының Германия — Көньяк Корея матчында катнашу өчен килгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot