news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Герхард Шредер килә

27 июньдә "Казан Арена" стадионында Көнья Корея һәм Германия җыелма командалары арасында футбол матчы булачак.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Германиянең элеккеге федераль канцлеры Герхард Шредер 27 июньдә Казанга киләчәк. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәтенә сылтама белән, "Интерфакс-Поволжье" хәбәр итте.

Бу көнне "Казан Арена" стадионында Көнья Корея һәм Германия җыелма командалары арасында Дөнья чемпионаты футбол матчы булачак. Матч кичке биштә башлана.

Шулай ук Герхард Шредер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашыр дип планлаштырылган.

  • Герхард Шредер Германия Хакимияте белән 1998-2005 елларда идарә итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot