Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казанга гашыйк бул» конкурсына гаризалар кабул итү октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк
«Казанга гашыйк бул» иҗади проектлар конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Җиңүчеләрне өч номинациядә билгеләячәкләр: «Казан турында иң яхшы видеоролик», «Туристик Казан» иң яхшы фотоэше» һәм «Казандагы туризм турында иң яхшы мәкалә». Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, катнашу өчен гаризаны 31 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин. Эшне шулай ук YouTube видеохостингында яки «ВКонтакте» социаль челтәрендә #ВлюбисьвКазань2023 хештегы белән урнаштырырга кирәк.
Һәр автор бер генә эш тәкъдим итә ала. Шәһәр тарихы, аның халкы һәм мөһим вакыйгалар турында искә алулар рөхсәт ителә. Эшләрне муниципаль хакимият вәкилләре, интернет-коммуникацияләр һәм медиа өлкәсендәге белгечләр бәяләячәк.
Һәр номинациядә җиңүчеләргә 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелә. Икенче урын өчен катнашучылар 30 мең сум, ә өченче урын өчен 15 мең сум алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз