news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казанга гашыйк бул» бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды

«Казанга гашыйк бул» иҗади бәйгесенең гариза кампаниясен 30 апрельгә кадәр озайттылар. Анда 14 яшьтән өлкәнрәк Россия гражданнары катнаша ала. Бәйгедә катнашучыларга Казан мәдәниятен чагылдыра торган эшләр җибәрергә кирәк, Татарстан башкаласының ничек үсеш алуы, шулай ук шәһәр халкының яшәү рәвеше. Катнашучы форматын үзе сайлый – фотография, видео яки мәкалә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проектлар дүрт номинация буенча бәяләнә: «Казан турында иң яхшы видеоролик», «Казан турында иң яхшы видеоролик. Команда», «Иң яхшы фотоэш», «Казанда туризм турында иң яхшы мәкалә». Аларның һәркайсында катнашучыдан бер генә эш кабул ителә. Шул ук вакытта проект элек беркайда да бастырылмаган булырга тиеш.

Конкурсның гомуми бүләкләү фонды 670 мең сум тәшкил итә. Лауреатлар номинациягә карап 50 дән 150 мең сумга кадәр алачак. Гариза бирергә һәм конкурс турында тулы мәгълүматны проект сайтында белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100