news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга гаилә белән килүче туристлар саны арткан

Гаилә белән килүчеләр Казанда яңа ел бәйрәмнәрендә уртача дүрт тәүлек дәвамында ял итәргә уйлый.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Казан балалар белән яңа елда ял итүдә Россия шәһәрләре арасында популяр топ-3леккә кергән. Бу хакта Tvil.ru торакны броньлау сайты хәбәр итә.

Татарстан башкаласында яңа ел бәйрәмнәрендә гаиләләр уртача дүрт тәүлек дәвамында ял итәргә уйлый. Шуның өчен туристлар көненә 3,5 мең сум түләргә әзер.

Россия шәһәрләре арасында балалар белән яңа елда ял итүдә популяр булган шәһәрләргә Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Калининград, Петрозаводск һәм башкалар керә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot