news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга футбол матчларын карарга кайсы ил җанатарларының күбрәк килүе билгеле

“Бүгенге көндә Иран җанатарлары актив”, - диде ТР һәм Казан шәһәре отельләр ассоциациясе президенты Гөлнара Сафина.

Казанга футбол матчларын карарга кайсы ил җанатарларының күбрәк килүе билгеле
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ,” Чулпан Шакирова). Футбол буенча дөнья чемпионатының Казанда узачак матчларына кайсы ил җанатарларының күбрәк килүе билгеле. Бу хакта бүген Футбол буенча дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында ТР һәм Казан шәһәре отельләр ассоциациясе президенты Гөлнара Сафина хәбәр итте.

“Бүгенге көндә Иран җанатарлары актив. Алар тарафыннан кунакханәләрне броньлау күптән башланды. Иран җанатарлары шәһәр кунакханәләренә 18 июньнән урнаша башлый. Алар шулкадәр актив. Кунакханә-отельләрдәге номерларны күптән арендалап куйдылар. Иранлыларның җиңүгә дә өметләре зурдан. Алар 1/8, 1/4 финал уеннарына да калалар”, - диде Гөлнара Сафина.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot