news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга футбол кайтты

Бүген “Рубин” Ауропа лигасында көрәш башлый

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). Кичә Ауропа Лигасында плей-офф уеннары башланды. 1/16 финал ярышларының чираттагысы бүген Казанда - “Рубин” белән Тель-Авивның “Хапоэль” командасы арасында узачак. Үзәк стадионда матч планлаштырылганнан 4 сәгатькә иртәрәк башлана. Һава шартларының үзгәрүен һәм якларның фикерләрен исәптә тотып, УЕФА комиссиясе әнә шундый карарга килде. “Рубин”-“Хапоэль” очрашуына кичке 5 тә старт бирелә.

Казанлыларның тренеры Корбан Бердыев көндәшләрен оборонада һәм һөҗүмдә нык оешкан команда буларак бәяли. Израиль командасы Ауропа кубогы ярышларында катнашып шактый тәҗрибә туплаган коллектив. Әмма белгечләр, Россия чемпионнарының югары әзерлек дәрәҗәсе аларга көндәшләреннән өстен чыгарга ярдәм итәргә тиеш, дип саный.





news_right_1
news_right_2
news_bot