news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга FIFA президенты Джанни Инфантино килде

Алар иртәгә Конфедерацияләр кубогына җирәбә салу тантанасында катнашачак.

(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанга РФ Хөкүмәте Рәисенең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте буенча урынбасары Виталий Мутко, РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм FIFA президенты Джанни Инфантино килде. "Казан" халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртик: иртәгә, 26 ноябрь көнне кунаклар 2017 елгы Конфедерацияләр кубогына җирәбә салу тантанасында катнашачак, чара Казан теннис академиясендә уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot