news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга Әфганстан ММЧ вәкилләренең килүе көтелә

Пресс-тур кысаларында делегация вәкилләре Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгына киләчәк

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). 19-22 октябрь көннәрендә Казанда 15 кешелек Әфганстан делегациясе өчен пресс-тур узачак. Әлеге чара А. М. Горчаков исемендәге Ачык дипломатиягә ярдәм фонды һәм бүгенге көнге Әфганстанны өйрәнү үзәге тарафыннан оештырылган.

Пресс-тур кысаларында делегация вәкилләре Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгына киләчәк, Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләренә кереп, Татарстан журналистлары эше белән кызыксыначак. 20-21 октябрь көннәрендә Әфган ММЧ вәкилләренең шулай ук Казан федераль университетына, Россия Ислам институтына, “Химград” технополисына, IT-паркка, “Идея” инновацион технопаркына баруы көтелә.

22 нче октябрьдә делегатлар Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенә барырга ниятли.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100