news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга Федерация советы рәисе урынбасары Андрей Турчак килде

“Казан” Халыкара аэропортында кунакны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанга Федерация советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” генераль советы секретаре вазифасын вакытлыча башкаручы Андрей Турчак килде. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Казан” Халыкара аэропортында кунакны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Андрей Турчак бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясендә катнашачак. Конференциядә “бердәмроссиялеләр” 2017 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясыйлар һәм 2018 елга планнар билгелиләр. Шулай ук 22-23 декабрьдә Мәскәүдә узачак “Бердәм Россия” XVII съездына делегатлар сайлыйлар.

Соңыннан Андрей Турчак төбәк башкарма комитетында партия активы белән очрашырга, шулай ук “Сәламәт киләчәк” федераль партия проекты кысаларында республиканың яңа перинаталь үзәге эше белән танышырга планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100