news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга эшлекле сәфәр белән Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Гуломҗон Ибраһимов килде

"Казан" халыкара аэропортында Голумҗон Ибраһимовны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршылады.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Казанга эшлекле сәфәр белән Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Гуломҗон Ибраһимов килде. “Казан” халыкара аэропортында Голумҗон Ибраһимовны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар каршылады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары килеп төшү белән Казан Кремленә юл алды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмә көтелә. Шуннан соң Үзбәкстан делегациясе әгъзаларының Татарстан министрлык һәм идарә тармагы вәкилләре белән очрашуы каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot