news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга эшлекле сәфәр белән Венгриянең милли үсеш министры Миклош Шестак килде

Казан Кремлендә үтәчәк очрашуда Татарстан белән Венгрия арасында сәүдә-икътисад һәм гуманитар элемтәләрне ныгыту буенча фикер алышу булачак.

Казанга эшлекле сәфәр белән Венгриянең милли үсеш министры Миклош Шестак килде
prav.tatarstan.ru

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстанга эшлекле сәфәр белән Венгриянең милли үсеш министры Миклош Шестак килде. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков каршылады. Казанда сәфәре барышында Миклош Шестак Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы ниятләнелгән. Казан Кремлендә Президент резиденциясендә үтәчәк очрашуда Татарстан белән Венгрия арасында сәүдә-икътисад һәм гуманитар элемтәләрне ныгыту буенча фикер алышу булачак.

Моннан тыш, Миклош Шестак Казандагы Венгрия генераль консуллыгында булырга, шулай ук Татарстан инвестиция агентлыгында узачак «Агромир-Казан» проекты презентациясе белән танышырга ниятли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot