Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец килде
Сәфәрнең төп максаты - "WorldSkills" стандартлары буенча һөнәри осталыкның III илкүләм чемпионаты финалын ачу тантанасында катнашу
(Казан, 19 мая, «Татар-информ»). Бүген кич Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец килде.
«Казан» халыкара аэропортында Ольга Голодецны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Ольга Голодецның Казанга эш сәфәренең төп максаты - "WorldSkills" стандартлары буенча һөнәри осталыкның III илкүләм чемпионаты финалын ачу тантанасында катнашу («Ак Барс» көрәш сарае), дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз