Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга эш сәфәре белән Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов килде
Аны “Казан” халыкара аэропортында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды
(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанга эш сәфәре белән Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов килде. “Казан” халыкара аэропортында аны ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Рөстәм Хәмитовның Казанга килүе 2-4 сентябрьдә үткәреләчәк Татарстан нефть, газ, нефть химиясенә багышланган форумда һәм аның кысаларындагы “Нефть. Газ. Нефть химиясе” XXII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә катнашу белән бәйле, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз