news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Эльвира Нәбиуллина белән Герман Греф килде

Алар Finopolis-2016 форумында катнашачак.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Кичә кич Татарстанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф килде.   «Казан» халыкара аэропортында аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Визитларның максаты – бүген «Корстон» үзәгендә булачак FINOPOLIS 2016 инновацион финанс технологияләре форумында катнашу. Форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты, Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе, «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе катнашында хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланыр дип көтелә.   

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф Яшел Үзәнгә барачак, анда «Татарстан Республикасында яшәүче картасы»н тәкъдим итү булачак. Чара шулай ук 13 октябрьдә төштән соң планлаштырылган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot