news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга элемтә операторлары автоузышында катнашучылар килде

Быел автоярыш Җиңүнең 65 еллыгына багышлана

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Казанга Пермь краеның “Элемтә операторлары берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасының икенче автоузышында катнашучылар килде. Быел автоярыш Җиңүнең 65 еллыгына багышлана һәм “1945-2010 – Буыннар бәйләнеше” дип атала.
Автоузыш Пермь – Ижау – Казан – Түбән Новгород – Киров – Пермь маршруты буенча үтә. 8 автомобильдә 25 катнашучы 2000нән артык км үтәргә планлаштыра. Алар М.Т.Калашников музеенда булачак, сугышта катнашучылар һәйкәлләренә чәчәк куячак, элемтәче ветераннар белән очрашачак. Бүген автоузышта катнашучылар Казан элемтә операторлары белән Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янына чәчәк салды. Элемтәчеләр үзләре оештырган митингта проектның максаты турында сөйләде, шәһәрдә яшәүчеләрне Җиңүнең 65 еллыгы белән котлады.
“Автоузыш күркәм традициягә әйләнде, аны икенче ел рәттән үткәрәбез. Вакыйгага яшьләрне җәлеп итәргә телибез. Бу очракта “элемтә” сүзе яңа яктан ачыла, бу кешеләр арасындагы бәйләнеш кенә түгел, ә буыннар арасындагы. Бу элемтә яшь буын 65 ел элек нәрсә булганын белер өчен кирәк”, - диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында «Ростелеком» ААҖнең Идел буе филиалының 3 нче Территориаль идарәсе коммерция директоры Алексей Егоров.
Пермь краеның “Элемтә операторлары берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасының беренче автоузышы узган ел радио уйлап табучы А.С.Поповның тууына 150 ел тулуга багышланган иде. Ул вакытта автомобильләр Пермь – Краснотуринск – Екатеринбург – Пермь маршрутлары буенча узган.


news_right_1
news_right_2
news_bot