Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанга Екатеринбург, Пермь, Чиләбе кебек шәһәрләрдән артта калу яный
“Казгорсвет” муниципаль унитар предприятиесе директоры шул хакта кисәтә
(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Җиһазларны модернизацияләү өлкәсенә “Казгорсвет” предприятиесенә күктән бюджет акчасы яварын көтәсе юк: дәүләти-хосусый партнерлык һәм энергосервис контрактлары ярдәмендә мәсьәләне хәл итәргә.
Бүген, мэр Илсур Метшин эш сәфәрендә булу сәбәпле, Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсен алып барган шәһәр Башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин “Казгорсвет” муниципаль унитар предприятиесе директоры Рөстәм Абдулхаков чыгышын тыңлагач, шулай дип җавап бирде.
Р.Абдулхаков докладында хәбәр иткәнчә, Казанда соңгы 3 елда урам яктырткычлары саны артып, 3,5 мең берәмлек тәшкил иткән, әмма 36 бистә бу мәсьәләдә проблемалы санала, аларның 20сенең социаль әһәмияттәге объектлар урнашкан үзәк урамнары да хәтта яктыртылмый. Хәзерге вакытта тышкы яктырту челтәрләре кимендә 2,4 мең км озынлыкта булып, аларда 68 мең яктырту “ноктасы” гамәлдә. Бистәләрне яктырту мәсьәләсен хәл итү өчен 7,6 мең яктырткыч урнаштыру һәм 350 км озынлыгында яктырту челтәрләре, 100ләп идарә шкафы монтажлау таләп ителә - болар өчен 202 млн. сум кирәк. “Республикадагы бистәләрне тышкы яктырту системаларын реконструкцияләү программасына һәрбер торак пунктка 5әр млн. сум акча бүлеп бирелгән, ә Татарстан халкының өчтән бере диярлек яшәгән Казанга бу гына һич тә җитәрлек түгел, ул акчаларны шәһәрнең һәрбер районына булса да бүлеп бирү мантыйкка ярашлы булыр иде”, - дип “Казгорсвет” директоры Рөстәм Абдулхаков проблеманы кузгатты, һәм бу мәсьәләдә Казан мэры Илсур Метшинның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшүен сорыйбыз, дип мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, тышкы яктырту системасын электр белән тәэмин итү җиһазларын модернизацияләүгә дә шактый зур чыгым таләп ителә. Заманча шкафлы яңа җиһазлар гамәлгә кертү темпларын арттыруны көчәйтмәсә, Казан Екатеринбург, Пермь, Чиләбе кебек бу яктан алга киткән шәһәрләрдән артта калачак, дип, Р.Абдулхаков шушы 3 каладагы мәгълүмат алмашу буенча диспетчерлык үзәкләренең фотофактларын монитордан тәкъдим итте һәм контрольлек, идарә итүнең автоматлаштырылган системаларын яңарту һәм яңаларын кертүдә бүгенге темплары белән Казанга тулаем шәһәрне колачлауга 20-25 ел вакыт кирәк булачагын белдерде.
Гамәлдә булган 51 берәмлек автотехникадан 14е - автовышка, 11 автовышканың инде эксплуатация срогы чыккан, ә яз саен техник күзәтчелек органнары тикшерү белән килә... Әгәр Универсиадага әзерлектә шәһәр юлларын реконструкцияләү буенча генподрядчы бурычын капласа - без эшләгән акчаны түләсә, 4 берәмлек автотехника алыр идек, шулай ук республика бүлгән акчаның бер өлешен автовышкалар алуга юнәлтү мәслихәт... Гомумән, предприятие үзе дә булдыра алган кадәр эшли, ләкин шәһәр ярдәменнән башка моның кадәр күләм чыгымны күтәрерлек хәле юк, диде директор Рөстәм Абдулхаков.
Башка шәһәрләрдә бездәге кадәр эш эшләнәдер дип уйламыйм мин, проблемалар, ни үкенеч, еллар дәвамында тагылып килә һәм аларны берьюлы хәл итеп тә булмый, диде бу мәсьәләдә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин. Башкала мэры “Казгорсвет” башлангычын хуплар, шуның буенча ТР Президентына мөрәҗәгать итәр, дип вәгъдәләде ул. Тулаем, тышкы яктырту – ул цивилизация байлыгы, ут белән яктыртылган урында куркынычсыз – бу шәһәр өчен өстенлекле мәсьәләләрнең берсе. Шулай да, җиһазларны модернизацияләү өлкәсенә “Казгорсвет” предприятиесенә күктән бюджет акчасы яварын көтәсе юк: дәүләти-хосусый партнерлык һәм энергосервис контрактлары ярдәмендә мәсьәләне хәл итәргә кирәк, дип фикерен йомгаклады Денис Калинкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз