news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга Дмитрий Медведев килде

РФ Президенты “Россия – спорт державасы” спорт форумында катнашачак

(Казан, 23 октябрь, “Татар–информ”). Казанга Россия Президенты Дмитрий Медведев килде.
“Казан” Халыкара аэропортында дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин каршы алды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Татарстан башкаласына визиты кысаларында Дмитрий Медведев “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия форумында катнашачак һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы физик культура һәм спорт, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида узачак XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары, 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек һәм аны үткәрү Советы утырышын үткәрәчәк.
Балалар–яшүсмерләр спортына дәүләт ярдәме күрсәтү утырышның төп темасы булыр дип көтелә. Россия спортчыларын 2010 елда Сингапурда яшүсмерләр арасында узачак беренче җәйге Олимпия уеннарында катнашуга әзерләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирү күздә тотыла.
Хәзер Дмитрий Медведев 2013 елгы Универсиадага төзелгән тәүге спорт объектларының берсен – Теннис академиясен карый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100