news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Дмитрий Медведев килде

Казанга Дмитрий Медведев килде
https://tatarstan.ru/

Бүген Казанга бер көнлек эш сәфәре белән РФ Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев килде. Аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алды.

Медведев Татарстан башкаласында республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә булачак һәм киңәшмә үткәрәчәк. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, Медведев Казанга соңгы тапкыр 2019 елда килде, аның сәфәре WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына багышланган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot