news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга дин әһелләре форумына Донецк, Луганск республикалары мөфтиләре дә киләчәк

Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан "Милли тормыш һәм дин" XII бөтенроссия татар дин әһелләре форумына Донецк, Луганск халык республикалары мөфтиләре җитәкчелегендә делегацияләр киләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессында матбугат конференциясендә конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтте. 

Форумда җиде чит ил вәкилләре катнашыр дип көтелә. Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Донецк, Луганск, Эстония, Грузиядән татар дин әһелләре киләчәк. Донбасстан егермеләп кеше булыр дип ниятләнә. 

Шулай ук, ул Приморье, Сахалин, Хабаровск, Саха-Якутия, Магадан, Амур өлкәләреннән, гомумән алганда, Чукоткадан кала Ерак көнчыгыштан барлык субъектлардан да делегатлар киләчәк.

«Иң өлкән кандидат Калининградтан. Ул 1925 елгы Хәким ага Биктеев. Иң яшь делегат Пензадан - 2002 елгы Камил хәзрәт Юсеев», – диде конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, төбәкләрдә татар иҗтимагый оешмалары белән эш комитеты башлыгы Марс Тукаев әйтте.

Аның фикеренчә, алдагы елларда форум вәкилләре секцияләргә бүленеп эшләсәләр, быел форум тантаналы формада күмәк чаралар рәвешендә узачак. Җыенда беренче тапкыр катнаша торган кунаклар да бар – алар Хакасиядән, Еврей автономияле өлкәсеннән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100