news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанга Чехия Эчке эшләр министрлыгы делегациясе килде
Кунаклар республика хокук саклау органнарының эш тәҗрибәсе белән танышачак
Скопировать ссылку
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). 2009 елның 10 ноябрендә, Россия милициясе көнендә, Татарстанга министр Мартин Пецина җитәкчелегендә Чехия Республикасы Эчке эшләр министрлыгы делегациясе килде.
Делегация составында: министрның Ауропа мәсьәләләре буенча урынбасары, Чехия полициясе президенты, Чехия Республикасы янгынга каршы һәм коткару хезмәтенең Баш идарәсе җитәкчесе, Халыкара мөнәсәбәтләр департаменты директоры, Чехия Республикасының Мәскәүдәге Илчелеге полиция атташесы, шулай ук эшлекле даирә вәкилләре – барлыгы 17 кеше. Бу сәфәр 2 көн дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Дәрәҗәле кунаклар республиканың хокук саклау органнарының эш тәҗрибәсе белән танышуы, Татарстан эчке эшләр министрлыгында булуы, Россия милициясе көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашуы көтелә. Шулай ук Чехия делегациясе вәкилләре Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге белән очрашуы, кизү частен, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы кризиска каршы үзәктә булуы ниятләнә. Моннан тыш, кунаклар ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына да бара.
Бүген Чехия эчке эшләр министры Мартин Пецина Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев белән очраша.
Бу көнне кунаклар Казан шәһәре эчке эшләр идарәсендә, Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе идарәсендә, Эксперт-криминаль үзәктә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Махсус билгеләү үзәгендә булачак. Алар өчен махсус корал һәм автомобиль техникасы күргәзмәсе оештырыла. Шулай ук Чехия Республикасы Эчке эшләр министрлыгы делегациясе Казан шәһәренең төп истәлекле урыннарында да булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2