news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Бруней солтаны Хассанал Болкиах килде

Татарстан башкаласына Россия – АСЕАН саммитында катнашу өчен Бруней солтаны Хассанал Болкиах килде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Казан халыкара аэропортында монархны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

«Бруней солтаны чәкчәкне татып карау өчен ярты дөнья аша очып килде», – дип язган Лилия Галимова МАКСтагы каналында.

news_right_1
news_right_2
news_bot