Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Кыргызстан Президенты Садыр Җаппаров килде
БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Кыргызстан Президенты Садыр Җаппаров Казанга килде. Габдулла Тукай исемендәге Казан Халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Аэропортта Садыр Җаппаровка чәкчәк һәм икмәк белән тоз тәкъдим иттеләр.
Кыргызстанның рәсми делегациясе составына шулай ук Президент администрациясенең тышкы сәясәт бүлеге мөдире Моратбәк Азымбакиев, Тышкы эшләр министры Жээнбек Кулубаев һәм Кыргызстанның Россиядәге илчесе Кубанычбек Боконтаев керә.
Кыргызстан Президенты БРИКСта катнашуын рәсми рәвештә 22 октябрьдә, саммит башлангач кына раслады. Ул иртәгә, 24 октябрьдә «БРИКС плюс / аутрич» форматындагы очрашуда катнашачак. Моннан тыш, делегация башлыкларының бергәләп фотога төшүе, ике пленар утырыш һәм Россия лидерының йомгаклау матбугат конференциясе булачак.
- 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз