news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга БРИКС саммитына Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган хатыны белән килде

Казанга БРИКС саммитына Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган хатыны белән килде
Фото: Илья Питалев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган килде. Ул хатыны Әминә ханым белән бергә Татарстан Республикасы башкаласына аяк басты. Аэропортта аларга чәкчәк һәм икмәк белән тоз тәкъдим иттеләр.

«Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип хәбәр итә Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Чара кысаларында аның Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуы планлаштырылган.

Дәүләт башлыклары Казандагы сөйләшүләрдә милли валюталарны сәүдәдә куллану перспективалары турында фикер алышырга мөмкин, дип хәбәр итә РИА Новости Төркия башкаласындагы дипломатик чыганакка сылтама белән. Лидерлар әлеге темага өстенлекле әһәмият бирә, дип билгеләп үтелә.

  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

    БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100