Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанга БРИКС саммитына килгән делегация башлыклары бергәләп фотога төште
Казанга БРИКС саммитына килгән делегация башлыклары берләшмә утырышы алдыннан бергәләп фотога төште. Бүген лидерлар очрашулары тар һәм киңәйтелгән форматларда узачак.
Фотографиядә Россия Президенты Владимир Путин, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Мисыр Президенты Әбдел-Фәттах Әс-Сиси, Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса, Эфиопия Премьер-министры Абий Әхмәт, Иран Президенты Мәсуд Пезешкиан, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд Бен Заид Әл Нахайян һәм Бразилия Тышкы эшләр министры Мауру Виейра сурәтләнгән.
Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, Кытай һәм Һиндстан лидерлары Россия Президенты Владимир Путинга барысыннан да якынрак.
- 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз