news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Бразилия җыелма командасы килде

Татарстан башкаласында биш мәртәбә дөнья чемпионы булып танылган футболчылар Бельгия командасы белән очраша.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Казанга Бразилия җыелма командасы килде. Биш мәртәбә дөнья чемпионы булып танылган футболчылар Татарстан башкаласында Дөнья чемпионатының 6 июльдә узачак чирек финал матчында Бельгия командасы белән очраша.

Бразилия футболчылары Казанга Сочидан (алар турнир дәвамында шунда яшәде) килде. Мундиальдә алар ышанычлы рәвештә төркем этабына узды, ә финалның сигездән бер өлешендә Мексика җыелмасын отты. Хәзер нәкъ менә Бразилия спортчыларын чемпионатның төп фаворитлары дип атыйлар.

Казанда Дөнья чемпионатының чирек финал матчы Татарстан башкаласында мундиальнең соңгы уены булачак. Бразилия һәм Бельгия җыелма командалары финалга чыгу өчен көч сынашачак. Очрашу 6 июльдә Kazan-Arena стадионында Мәскәү вакыты белән 21.00 сәгатьтә башлана.  

news_right_1
news_right_2
news_bot