news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга бөтен Россиядән ЗАГС органнары вәкилләре килде

Казанда Россия субъектлары ЗАГС органнары җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсе уза. Чара 9 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, анда ил төбәкләре, шулай ук Юстиция министрлыгы, Федераль салым хезмәте, Финанс министрлыгы һәм Россия цифрлар министрлыгы вәкилләре катнаша, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте.

Бүген Казанга бөтен Россиядән ЗАГС органнары вәкилләре килде. Катнашучылар өчен эшлекле һәм экскурсия программасы әзерләнгән. Экскурсия кысаларында кунаклар Казанның истәлекле урыннары белән таныша.

news_right_1
news_right_2
news_bot