news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга Билбау көрәше буенча дөнья чемпионатына кырык илдән спортчылар килә

Казанда киләсе җомга һәм шимбә көннәрендә Билбау көрәше буенча XVI дөнья чемпионаты узачак.

Казанга Билбау көрәше буенча дөнья чемпионатына кырык илдән спортчылар килә
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). 26-27 октябрьдә Казанда билбау көрәше буенча XVI дөнья чемпионатында 40 илдән 180 спортчы катнашыр, дип көтелә. Ярышлар ирекле һәм классик төрләрдә уздырылачак. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итә.

Билбау көрәше буенча XVI дөнья чемпионатында Татарстан Республикасы данын Россия җыелма командасы составында 16 көрәшче яклаячак.

Ирекле стиль ярышлары "Ак Барс" Көрәш сарае мәйданчыгында - җомга көнне 09.00 сәгатьтә, классик төрдәгесе шунда ук шимбә көнне 09.00 сәгатьтә башланачак. Ярышларга керү ирекле. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100